1. Кайтам сиңа борма юллар аша
Еллар аша гомер сукмактан
Каеннарын сыйпап үтим әле
Үзең булып мине юаткан
Кайтам әле, кайтам синең янга
Шау чәчкәле яшьлек таңыма
Эзләреңә басып атласамда
Җәннәт булыр сыман җаныма
2. Кайтам сиңа хисләр буранында
Шатлык назым сиңа бирергә
Бар дөнъямны бүләк итәр идем
Алыштырып синең үзеңә