1 куплет: Ромашкалар сөю чәчәге ул,
Мәхәббәтне сүзсез аңлата,
Мәңге җавап эзли бер сорауга:
Яратмыйдыр... бәлки ярата?
Мәңге җавап эзли бер сорауга:
Яратмыйдыр... бәлки ярата?
Привев: Ромашкалар өмет чәчәге ул -
Кояшлы ак бәхет өләшә.
Минем кебек, мәхәббәте өчен
Соңгы таҗга кадәр көрәшә.
2 раза
2 куплет:
Ромашкалар минем чәчәгем ул,
Бүләк итте аны сөйгәнем.
Беркемгә дә әйтми торган серне
Мин аларга гына сөйләдем.
Беркемгә дә әйтми торган серне
Мин аларга гына сөйләдем.
Привев: Ромашкалар өмет чәчәге ул -
Кояшлы ак бәхет өләшә.
Минем кебек, мәхәббәте өчен
Соңгы таҗга кадәр көрәшә.
2 раза
3 куплет:
Ромашкалар урман чәчәге ул,
Якты бизәкләре болынның...
Күргән саен искә төшерәләр
Рәхәтлеген бергә булуның.
Привет: Ромашкалар өмет чәчәге ул -
Кояшлы ак бәхет өләшә.
Минем кебек, мәхәббәте өчен
Соңгы таҗга кадәр көрәшә. 2 раза