149.Сагындыра сөйгән яр
Фәнәүис Дәүләбаев сүзләре
Рәзидә Әхмәтова көе
1.Бакчада үскән гөлемнең
Тамыры тирәндәдер.
Сагыш утларында янам
Өзелеп сөйгәнгәдер.
Кушымта.
Хисләремне тиз аңларлар
Минем хәлдә булганнар.
Искә төшеп,төшкә кереп
Сагындыра сөйгән яр.
2.Кичләр җитсә зәңгәр күкнең
Тулган аена багам.
Аның тарафына карап
Ялгыз гына моңаям.
3.Нурлар сибеп җемелдиләр
Ай тирәли йолдызлар.
Гел күрәсе килеп тора-
Сагындыра сөйгән яр.