24.Ул минем әнием
Рәмзинә Тимерова сүз
Рәзидә Әхмәтова көе
1.Күңелемдә кояш кебек балкып,
Нурлар чәчеп берәү көн – төн яна.
Әни,әни! Ул бит минем әни!
Җир йөзендә тиңнәр булмас аңа,булмас аңа,булмас аңа!
Кушымта:
Син пешергән ризыкларың тәмле
Син бит әни өебезнең яме!
Әллә инде бөтен гүзәллекнең,
Тамырлары газиз әнидәме? 2 раза
2. Җил – давыллар сиңа кагылмасын
Башкаеңа кайгы төшмәсен.
Бар шатлыгым сиңа көчсә – күчсен,
Кайгыларым гына күчмәсен,күчмәсен,күчмәсен.
Кушымта:
3.Якты йөзең татлы сүзең белән
Колач җәеп каршы аласың.
Каршыңда җаның бирер булып,
Юлга чыксам озатып каласың,(о)затып каласың,(о)затып каласың.
Кушымта: