Безнең гомер шулай корылган:
Бәхетләргә сөю уралган.
Парлыларга ап-ак мәхәббәт
Телем-телем итеп туралган.
Кушымта:
Чибәрләрне чибәр яратыр,
Сөю урманына каратыр,
Моңсуланып калган ялгызларга
Бәхет җибен кемнәр таратыр?
Бәхетлеләр йөри парлашып,
Сөю урманына алданып,
Ә ялгызлар кала ишен көтеп,
Килер, диеп, сөю алланып.
Кушымта:
Чибәрләрне чибәр яратыр,
Сөю урманына каратыр,
Моңсуланып калган ялгызларга,
Бәхет җибен кемнәр таратыр?
Ялгызларны күрү кызганыч,
Ялгыз калу — беләм, аяныч.
Парлыларны сөю назлаганда
Аларны соң кемнәр яратыр?
Кушымта:
Чибәрләрне чибәр яратыр,
Сөю урманына каратыр,
Моңсуланып калган ялгызларга
Бәхет җибен кемнәр таратыр.
Аларны соң кемнәр яратыр?