Мәхәббәтең белән урадың син,
Тормышыма керттең яңалык.
Көчле минем сиңа булган хисләр,
Сөю китаплары язарлык.
Кушымта:(2 тапкыр)
Назларыңа күмелә жаннарым,
Елмаеплар мина карасаң.
Кабатлап, кабатлап әйтәм сиңа:
Яратам, яратам, яратам.
Ямьле иттең иртә-кичләремне,
Чәчәк атты сөю гөлләрем.
Исемең кабатлап күңелемнән,
Сине уйлап йөргән көннәрем.
Кушымта:(2 тапкыр)
Назларыңа күмелә жаннарым,
Елмаеплар мина карасаң.
Кабатлап, кабатлап әйтәм сиңа:
Яратам, яратам, яратам.
Синең өчен мин әзер барсына,
Син шикләнмә, ышан үземә.
Чын күңелдән, чын йөрәктән әйткән,
Яратамын, дигән суземә.
Кушымта:! (2 тапкыр)
Назларыңа күмелә жаннарым,
Елмаеплар мина карасаң.
Кабатлап, кабатлап әйтәм сиңа:
Яратам, яратам, яратам.
Кабатлап, кабатлап әйтәм сиңа:
Яратам, яратам, яратам.