Бөтен гөмерем буе көттем сине,
Гөмер буе сине эзләдем.
Әллә кайдан, әллә күңелемнән
Чакырып торды назлы күзләрең.
Шундый көттем, кеше шул кадерле үк
Һич бер нинди бәхет эзләмәс.
Көнен төнен һаман юлда булдым
Сине сагынуга түзмәгәч.
Сине эзләп кердем далаларга
Таптым дигәч тагын югалттым.
"Син туктама,кабат табарсың",-дип
Таң җилләре генә юатты.
Сине эзләп менәм тау башына,
Ерак офыкларга күз атам.
Йөрәккәем нишләр икән инде
Сине тагын кабат югалтсам?!
Сине тагын кабат югалтсам?!
Кабат югалтсам?!