1.Нишләп сине курмәгәнмен,
Ераклардан эзләдем.
Син булгансың икән җаным
Зәңгәр гөлнен күзләре.
Гөл кузендә тамчы кургәч,
Кызгандым да өзмәдем.
Чык тамчысы син булгансың
Белмәдем шул, белмәдем.
Бөдрә талларга таянып
Серләремне сөйләдем.
Талда сайрар кош булгансың,
Ишетмәдем көйләрен.
Нишләп сине курмәгәнмен,
Ераклардан эзләдем.
Гел янымда булгансың бит,
Минем алтын бөртегем.
2.Гөл күзендә тамчы күргәч,
Алларыңа тезләндем.
Чәчләреңнән сыйпаган күк,
Сыйпадым гөл керфеген.
Болытны син дип уйладым
Кулъяулыгым болгадым.
Назлы яңгыр булып җиргә,
Яварсың дип уйладым.
Бөдрә талларга таянып
Серләремне сөйләдем.
Талда сайрар кош булгансың,
Ишетмәдем көйләрен.
Нишләп сине курмәгәнмен,
Ераклардан эзләдем.
Гел янымда булгансың бит,
Минем алтын бөртегем.(2 тапкыр)
Минем алтын бөртегем!!!