Нигә беркем белгән,аралар өзелгән,
Ә күңел туя алмый сагынып.
Ышанып яшимен, аңлашырбыз димен
Ничек тә җайлары табылыр.
Кушымта 2 тапкыр
Ишетә күр ишет,яшим әле дә көтеп
Оныта күрмә җирдә мин барын.
Йөрәгебез талмас, бәхет бездән калмас
Бергәләп үтә алсак гомер юлларын.
Әле дә шул кичләр, әле дә шул хисләр,
Без генә йөрибез адашып.
Әйдәле җанашым, күрешик мәллә соң
Сагышны җилләргә таратып?!
Кушымта 2 тапкыр
Ишетә күр ишет,яшим әле дә көтеп
Оныта күрмә җирдә мин барын.
Йөрәгебез талмас, бәхет бездән калмас
Бергәләп үтә алсак гомер юлларын.
Йөримен тилмереп, бәгырем син диеп
Куеныңа сыенып дәшәргә.
Мин сине онытсам, син мине онытсаң
Нигә соң җирдә яшәргә?!
Кушымта 2 тапкыр
Ишетә күр ишет,яшим әле дә көтеп
Оныта күрмә җирдә мин барын.
Йөрәгебез талмас, бәхет бездән калмас
Бергәләп үтә алсак гомер юлларын.
Йөрәгебез талмас, бәхет бездән калмас,
Бәргәләп үтә алсак гомер юлларын!!!