Синең дә үз парың, минем дә үз парым,
Ә барыбер йөрәк түзмәде.
Шундый якын күреп, өзелепләр сөеп,
Сиңа гына юллар эзләде...
Кушымта:(2тапкыр)
Берәүләр дә белми, белми берәүләр дә
Бары икәү генә беләбез.
Ишетсәгез әгәр, әгәр ишетсәгез
Зинһар өчен гаеп итә күрмәгез.
Түзмәде бер дә күңел, җиңел генә түгел,
Яшеренү чит ят күзләрдән.
Әллә шуңамы соң, хәерлегә булсын
Һәр күрешү үзе бер бәйрәм.
Кушымта:(2тапкыр)
Берәүләр дә белми, белми берәүләр дә
Бары икәү генә беләбез.
Ишетсәгез әгәр, әгәр ишетсәгез
Зинһар өчен гаеп итә күрмәгез.
Безне бергә күреп, хыянәт бу диеп
Әйтүчеләр булыр билгеле.
Әйтүләре соң җиңел, җиңел әйтүләре
Ә нишләтергә соң сөюне?!
Кушымта:(2тапкыр)
Берәүләр дә белми, белми берәүләр дә
Бары икәү генә беләбез.
Ишетсәгез әгәр, әгәр ишетсәгез
Зинһар өчен гаеп итә күрмәгез.
Ишетсәгез әгәр, әгәр ишетсәгез
Зинһар өчен гаеп итә күрмәгез.
Зинһар өчен гаеп итә күрмәгез!