104.Туган авылым - Көмьязы
Халык сүзләре,
Рәзидә Әхмәтова көе.
1.Һич кенә дә уйларымнан чыкмый
Сызылып аткан алсу таңнарым.
Бормаланып аккан Ар суы,
Бөдрәләнеп үскән талларым!
Кушымта:
Йөрәгемне сагыш уты басса,
Көмьязым сине уйлыймын.
Хыял корабларым сиңа кайтса,
Мин нигәдер җиңел сулыймын.
2.Шушы җирне,шушы саф һаваны
Иң тәүбашлап күргән күзләрем.
Шушы җиргә пичәтләнеп калган
Нәни генә тәпи эзләрем.
Кушымта:
3.Яланаяк яшел чирәм буйлап
Бәпкә куган сабый чакларым.
Бергә уйнап – үскән иптәшләрне
Хәтеремдә мәңге саклармын.
Кушымта: