98.ЙӨРӘК КОШЫМ
Гөльнара Махиянова сузлэре
Рәзидә Әхмәтова музыкасы
1.Сайрыйсың да моңлы итеп,
Йөрәккә кагыласың,
Нигә әле сагышларың
Еракка агыла соң?
Припев:
Оча-оча сайра, кошым,
Өзел, өзел түгелеп,
Ә моңыңны танымасам –
Өзмә, зинһар, күңелне...
Припев:
2.Битарафлык кочагында
Йоклый гөл-чәчәкләре:
Йөрәкләр хиссез чагында
Төссез киләчәкләре...
Припев:
3.Оя үргән моңлы кошым,
Талда түгел, йөрәктә.
Читлегенә сыймас моңы
Талпынырга өйрәтсәң.