39.Тау җиләге
Светлана Нуртдинова сүзләре
Р.Әхмәтова көе
1.Тау җиләге,тау җиләге,
Тау җиләген яратам.
Кышка витаминнар өчен
Киптерергә яратам.
Кушымта:
Их,җиләк җыябыз,
Тәмле каклар коябыз.
Ля,ля,ля;ля,ля,ля;
Ля,ля,ля,ля,ля,
Тәмле каклар коябыз.
2.Тау җиләге,тау җиләге,
Тау җиләге кып- кызыл.
Тәмләп ашап туйгач кына
Чиләккә җыям үзем.
Кушымта:
3.тау җиләге,тау җиләге
Кызарып тауны япкан.
Пешкән җиләкләре белән,
Авылымны яратам.
23.09.2012ел