Җәйге Сабан туе
Канатланып кайтып киләм сызылып таңнар атканда,
Иң бәхетле кеше булам туган якка кайтканда.
Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары,
Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары.
Тирә-юньдә бар авыллар Сабантуйга җыелганнар,
Чиккән сөлге колгаларда батырларга җыйганнар.
Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары,
Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары.
Җыелыша бар туганнар ата-ана йортына.
Җәй бәйрәме, хезмәт туе – өйдә Сабан туена!
Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары,
Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары.
Әйдә, Әйдә Сабан туена!