Узган гомер — атылган ук,
Узган гомер — аккан су,
Шунсы бигрәк ямансу,
Кире акмый аккан су.
Аккан сулар кире акмый.
Узган гомер — тузган кием,
Узган гомер — узган эш,
Шунсы бигрәк кызганыч.
Кабатланмый узган эш.
Узган эшләр кабатланмый.
Узган гомер — җырланган җыр,
Узган гомер — истәлек,
Кемнәр сөйләр искә алып?
Гомерләр бер истәлек.
Безнең узган гомерләрне.