Кайтам дидең яннарыма,
Кайткачтын очар кошлар.
Бүләк итәм дидең язлар,
Узгачтын салкын кышлар.
Кайтыр кеше бер кайтыр дип,
Мин сабыр гына көтәм.
Көннәр айдай, айлар елдай,
Көтү ай авыр икән.
Көннәр үтә,айлар үтә,
Гомер бит ул агымсу.
Көнем уза мәшәкатьтә,
Кичләр җитсә ямансу.
Тагын бер көн үтеп киткәч,
Үтте дисең монысы.
Бик тә авыр көтеп яшәү,
Ул җазаның зурысы.