Сине һаман төшләремдә күрәм
Хисләремнән назлап күпер үрәм
Син дә мине сагынасың кебек
Өзелмәгән, өзелмәгән өмет.
КУШЫМТА:
Сиңа булган хисләремне жуймам,
Гомер буе яратсам да туймам.
Өзелмәгән әле соңгы өмет,
Яшим һаман, яшим сине көтеп.
(2тапкыр).
2.
Синдә әле яшәвемнең жыры
Синең яктан жилләре дә жылы
Жилләр булып сыенырсың килеп
Өзелмәгән, өзелмәгән өмет.
КУШЫМТА.
3.
Синдә генә уйларымның очы,
Син бит минем бәхетемнең кошы.
? инде сөюемнән көеп,
Өзелмәгән, өзелмәгән өмет.