Сине һаман төшләремдә күрәм,
Хисләремнән назлап күпер үрәм.
Син дә мине сагынасың кебек,
Өзелмәгән, өзелмәгән өмет.
Кушымта: 2 кат
Сиңа булган хисләремне җуймам,
Гомер буе яратсам да туймам.
Өзелмәгән әле соңгы өмет,
Яшим һаман яшим сине көтеп.
Синдә әле яшәвемнең җыры,
Синең яктан җилләре дә җылы.
Җилләр булып сыенырсың килеп,
Өзелмәгән, өзелмәгән өмет.
Кушымта: 2 кат
Сиңа булган хисләремне җуймам,
Гомер буе яратсам да туймам.
Өзелмәгән әле соңгы өмет,
Яшим һаман яшим сине көтеп.
Синдә генә уйларымның очы,
Син бит минем бәхетемнең кошы.
Бетәм инде сөюемнән көеп,
Өзелмәгән, өзелмәгән өмет.
Кушымта: 2 кат
Сиңа булган хисләремне җуймам,
Гомер буе яратсам да туймам.
Өзелмәгән әле соңгы өмет,
Яшим һаман яшим сине көтеп.
Өзелмәгән әле соңгы өмет,
Яшим һаман яшим сине көтеп.