1.Кочагында каеннарны,
Җилләр назлап йоклата.
Җилләр назы нәрсә соң ул,
Син булганда кочакта?!
Кушымта: 2 тапкыр
Син булганда гына дөньям,
Тылсым тулы могҗиза.
Әйләндең син сөеп туймас
Серле бәхет кошыма.
2.Төннәремнең салкын күген
Ай йолдызлар бизәгән.
Бетмәс җылы алып яшим,
Синең нурлы күзләрдән.
Кушымта: 2 тапкыр
Син булганда гына дөньям,
Тылсым тулы могҗиза.
Әйләндең син сөеп туймас
Серле бәхет кошыма.
3.Яшеннәрнең угы кереп,
Йөрәгемә кадалган.
Син булганга балкыйм җирдә,
Син булмасаң яна алмам.
Кушымта: 2 тапкыр
Син булганда гына дөньям,
Тылсым тулы могҗиза.
Әйләндең син сөеп туймас
Серле бәхет кошыма.