Артта калды, тәүге сөю,
Синсез еллар үтәләр.
Әйтер сүзләр, минем күзләр
Сине һаман, көтәләр.
2 тапкыр
Сиңа диеп тәүге тапкыр
Ал чәчәкләр өзгән идем.
Синең өчен, сөю өчен
Кайтырмын дигән идем.
Язлар саен, чәчкә өздем,
Мине гафу итегез.
Язлар саен, кайтса кошлар,
Миннән сәләм әйтегез.
2 тапкыр
Сиңа диеп тәүге тапкыр
Ал чәчәкләр өзгән идем.
Синең өчен, сөю өчен
Кайтырмын дигән идем.
Шул язларда, нигә өздең,
Тауда үскән гөлләрне.
Нигә инде, нигә түздем,
Сиңа әйтми сүзләрне.
2 тапкыр
Сиңа диеп тәүге тапкыр
Ал чәчәкләр өзгән идем.
Синең өчен, сөю өчен
Кайтырмын дигән идем.