Йөрәгемә сүнмәс утлар яктың
Янам да янам гына
Син елмаеп бер карасаң
Чарасыз калам гына
Тап-тап-тап
Күзләремнән эзләп тап
Мәхәббәтнең ялкын утлары
Йөрәгемә дәва булалар
Җанда булган бу ярсу хисләрем
Гомергә бетмәс инде
Очраттым мин үземә
Һәм мәхәббәтемә тиңне
Бу ялкын сүнмәсен сүрелмәсен
Бу тормышның үзе
Җанга шифа сөеклеңнең
"Яратам" дигән сүзе