Бу дөньяда һәрбер нәрсә
Парлы итеп яралган
Матур бәхетле итәргә
Синең өчен мин туган
Нерва кылларында уйныйм
Синең белән шаярам
Үпкәләтәм, кочам үбәм
Бәхетле көннәр сутәм
Ярат мине, ярат мине
Таба алмассың минем
Кебек җүләрне
Төнлә икәу йоклаганда
Юргансыз калдырасың
Төне буе өшеп чыгам
Йөрәкне яндырасың
Кайнар уттан аласың да
Бозлы суга саласың
Әллә мине газаплаудан
Шулай тәмнәр табасың
Кулларымда йөртәм сине
Юк борчыган чакларым
Синнән башка чит-ятларга
Юк бит күз дә атканым
Бераз тиргәшеп алулар
Буладыр ул кемдә дә
Сине генә сөям җаным
Зинһар миннән көнләмә