Агыйделдә ак җилкән
Мирхади Разов сүзләре
Рәзидә Әхмәтова көе
1.Агыйделдә ак җилкән,
Көймәдә яшьлек микән.
Әллә безнең ут чаклар,
Әйләнеп кайта иркәм.
Припев :
Агыйделдә ак җилкән
Без икәү генә иркәм
Икебез дә бәхетле,
Икебез дә шат, күркәм.
2.Агыйделдә ак җилкән,
Тибрәтә соң кемнәрне
Саф мәхәббәт ярларына,
Алып бара җилләре.
Припев:
3.Агыйделдә ак җилкән,
Гашыйклар өметләре
Уйный дулкын, баш өстендә
Фирүзәдәй күкләре.
Припев:
4.Агыйделдә ак җилкән
Китеп бара хыялдан
Бу кайнар хисләремне,
Мин ахры тыялмам.
27.07.2023г