ТУГАНЫМ
1)Ниләр генә эшләсәм дә,
Сиңа (о)шарга тырышам.
Мин бит сине,мин бит сине,
Туганым,бик яратам.
КУШЫМТА:
Мин бәхетле,мин бәхетле,
Туганнарым булганга.
Әти-әниле дөньябыз,
Шатлык белән тулганга.
2)Синең кебек сөйләшергә,
Синең кебек көләргә.
Мин тырышам синең кебек,
Матур җырлар көйләргә.
3)Без бит бергә,без бит бергә,
Барыбыз да- бербөтен.
Һәрвакыт аклыйк,туганым,
Әти-әни өметен.