БАЛАЧАК МИЗГЕЛЛӘРЕ
1.Балачагым гөрләп үтте әби – бабай янында
Искә алган саен сезне сагынамын тагын да.
Гомерләрем буйларына йөрәгемдә саклармын
Сезнең белән үткән икән иң бәхетле чакларым
Припев:
Күз алдымда онытылмас балачак мизгелләре,
Әбиемнең кочагында эх, эреп китүләре!
Кайтарасы иде дә бит, кайтмый гына андый чак,
Әби – бабай, балачагым мәңге истә калачак.
2. Сагындыра хыялланып, уйланып йөрүләре,
Җитәкләшеп әби белән урам әйләнүләре.
Күзләремә туры карап елмаеп көлүләре,
“Балам” диеп назлап мине кочаклап үбүләре.