1. Бары синнән башланадыр тормыш
Фатихамны алып дөнъя кормыш
Бишекләрдән бирле моңланам
Сиңа кайтыр өчен, рәхмәт әйтер өчен
Бер кайчан да әнкәм, соңламам.
Дөнъяның асылын аңлар өчен
Җир яктырткан алсу таңнар өчен
Рәхмәт раббым әнкәм диярмен
Яшәү тормыш көчен безгә биргән өчен
Бары сезгә башны иярмен
2. Бирешмәскә бөкләмәскә тезне
Газиз әнкәм син өйрәттең безне
Егыйлмыйча синдәй атлармын
Кызартмам йөзеңне, онытмам сүзеңне
Дөреслекне табып хаклармын