1.Юл буенда сары роза
Кызганмыйча тапталган.
Кемнең икән шул кадәрле
Мәхәббәте тапланган?
Сары роза, сары роза,
Сине кемнәр ташлаган?
Сөю гөлен ташлар булгач,
Нигә сөю башланган?
2.Сары роза-горур чәчкә.
Кемнең нназлы бүләге?
Әйтелмичә калган сүзме?
Әллә соңгы теләге?
3.Юл буена ташлаганнар
Затлы чәчәк розаны.
Сөюләрне шул чәчәктәй
Сез ташларга ризамы?