Рим Хәсәнов көе
Расих Ханнанов сүзләре
Сандугачымны очырдым, Былбыл тоталмам инде.
Син онытсаң-онытырсың, Мин оныта алмам инде,
Мин оныта алмам инде.
Припев:
Сандугачлар капкада, Канатлары тактада. Бәгырькәем, мин онытмам, Син оныткан чакта да.
Сандугачның балалары Сайрый алмый читлектә. Кара кашым, карлыгачым, Күрешә алмыйбыз ничек тә. Күрешә алмыйбыз ничек тә.
Сандугач баласы булсам, Күктә уйнар идем мин.
Синең сөймәсеңне белсәм. Күптән үләр идем мин. Күптән үләр идем мин.