1
Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар;
/Талда яфрак, миндә сагыну,
Сездә нинди хәлләр бар?/2р
2
Тау астында салкын чишмә.
Агып төшә улакка;
/Сагынуымны әйтер идем,
Җил дә исми ул якка./2р
3
Алмалар өзәр идем лә,
Бауларга тезәр идем;
/Янмаса бу йөрәккәем,
Сагынуга түзәр идем./2р
4
Салкын чишмә буйларында
Атлар эчерсәң иде;
/Туган-үскән илләреңдә
Гомер кичерсәң иде./3р
5
Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар;
/Талда яфрак, миндә сагыну,
Сездә нинди хәлләр бар?/3р