Кайгыларым ташлыйм диеп ялгыш,
Бәхетемне суга салганмын.
Һәм күперсез елга-елга,
Ярында мин, ярында мин,
Көймә көтеп ялгыз калганмын.
Сак белән сук кебек моңаябыз,
Бер елганың ике ярында.
Синең якка карап-карап,
Искә алам, искә алам,
Үткәннәрнең барын-барында.
Сине сагынып күпме моңайсам да,
Үткән көннәр кайтмый бит инде.
Әммә минем уйчан-уйчан,
Күңелемә, күңелемә,
Алар әле кайтыр шикелле.