1.Сине күргән чакта тәүге тапкыр,
Мин аңлаган идем барын да.
Сине көткәнлеген йөрәгемнең,
Сыкрап ярсып типкән чагында.
Кушымта: 2 тапкыр
Ә мин сине һәрчак белә идем,
Төшләремдә микән күргәннән.
Төннәремдә балкыр йолдыз идең,
Мин сине сөйгәнмен күптәннән.
2.Күпме җырлар башкарылган инде:
-Тормышыма кинәт кердең,- дип.
-Көтмәгәндә әллә кайдан килеп,
Яулап алдың йөрәк түрен, -дип.
Кушымта:
Ә мин сине һәрчак белә идем,
Төшләремдә микән күргәннән.
Төннәремдә балкыр йолдызым син,
Мин сине сөйгәнмен күптәннән.
3.Тавышыңны, кайнар сулышыңны,
Мин җырларда гүя ишеттем.
Күкрәгеңә башым салып тыңлыйм
Бер моңга тиң йөрәк тибешең.
Кушымта: 2 тапкыр
Ә мин сине һәрчак белә идем,
Төшләремдә микән күргәннән.
Төннәремдә балкыр йолдызым син,
Мин сине көткәнмен күптәннән.
Төннәремдә балкыр йолдызым син,
Мин сине сөйгәнмен күптәннән.
Мин сине сөйгәнмен күптәннән!