Ялгышып үзәгең өзгәнгә,
Сагышың күрәмен күзләрдә
Мәхәббәт сынала кайвакыт
Уйламый әйтелгән сүзләрдә
Үпкәләмә, үпкәләмә
Моңсу карашыңнан күңел өзгәләнә
Үпкәләмә, үпкәләмә
Йөрәгемне зинһар телгәләмә
Күрергә тилмерәм бүген дә
"Гафу ит" диямен үзеңә
Ярату илендә адашам
Карасам наз тулы йөзеңә
Мин сине җилләрдән саклармын
Кертмә һич арага ятларны
Ятларны. Мәңгелек булсын ул ярату
Саклыйкчы без биргән утларны