Күзем ачсам, дөньям көлә
Саулык булса, җитә барда
Мәңге тынмас йөрәгем бар
Рухландырып тора алга
Әткәй-әңкәй газизләрем
Хәер, дога кала теләп
Сөйгән ярым, балаларым
Алар миңа ныклы терәк
Мин яратам сине тормыш
Мин бит сиңа гашыйк күптән
Сыйпасаңда, сынасаңда
Юктыр сиңа, юктыр үпкән
Шатлык бүләр дуслар янда
Дус-ишетелән яшәү җиңел
Һәр мизгелдән гел ямь табып
Әй сөенә минем күңел
Эшлим икән эшем уңа
Җанга якын җитмеш һөнәр
Бәхет көтсен туар таңда
Имин булсын илләр, көннәр