Яратамын дидең, гомерлеккә сөйдем
Ышандым шул назлы сүзеңә.
Күңелемдә язлар, гөлем чәчәк атар
Язмышыбыз бәйләнсен бергә.
Яннарымнан китмә,мине ятим итмә
Очрашулар көтәмен
Һаман,һаман,һаман.
Ышанып сүзләреңә,карап күзләреңә
Сине,бәгърем,өзелеп яратам.
Син кояшым минем,тулган аем минем
Мәхәббәтең көткән күңелне
Син яктырттың инде,син балкыттың
инде
Кояш булып күңел кугемне.
Кушымта
Еллар дәрьясында,еллар карашында
Эзләгәнмен синең күзләрне.
Синсез генә шулай,тиңсез генә шулай
Көтә идем инде көзләрне.
Кушымта