Очтың да кердең кочагыма
Кош булып кундың күңелемә.
Яз булып кердең тормышыма
Наз бирдең ялгыз йөрәгемә.
Кайлардан син килдең
Бәхетем син минем.
Кошчыгым,син минем,кошчыгым
Җылытып учымда
Саклармын куенымда
Бәхет кошым кошчыгым.
Җим салдым кабат кунсын диеп
Кунмадың нигә бүген килеп
Сагындым мин сине өзелеп
Кил инде кошчыгым җилпенеп.
Кушымта.
Очасың күктә канат кагып
Карыймын мин сиңа сокланып
Минем дә синең белән бергә
Очасым килә канат ярып.
Кушымта.