Бәхет арбасы
Назлы җилгә ияреп йөгереп
Болын буйлап килә чабасым
Тормыш ызаннарын атлап кереп
Табар идем бәхет арбасын
Тормыш матур күрә белик дуслар
Яши белеп кирәк яшәргә
Сабыр булып каршы искән җилгә
Яшен булып күктә яшьнәргә
Шул арбадан төшми дус-туганга
Йөрсәң иде шатлык өләшеп
Алсу таң атканны каршы алсаң
Сандугачлар белән серләшеп
Бар җиһанга гашыйк булып яшә
Шул чагында бәхет табарсың
Офыкларга кадәр илтер юлың
Тәгәрәтеп бәхет арбасын