1.Бакчаларда чәчәк ата
Син утырткан бөрлегән.
Ул да сине көтә сыман,
Ник килмисең, бер генәм?
Бөрлегәнем, бөрлегән,
Сагындырдың, бер генәм.
2. Алма бореле, алма бореле,
Алма чэчэге торле.
Башкаларга куз дэ салмыйм
Сине кургэннэн бирле.
Эх, алмагачлары,
сайрый сандугачлары.
Сайрый-сайрый, сайрый-сайрый
Сагындыра башлады.
3. Оныт мэшэкатьлэренне
Оныт инде беразга
Сыйпап-сыйпап чэчлэремне
Бер иркэлэ, бер назла
Утыр эле яннарыма
Ял булсын жанарыма
Син утырсан яннарыма
Ял булыр жанарыма
4. Иртә буран, кич тә буран,
Мамык шәлеңне уран шул,
Мамык шәлеңне уран.
Кигән киемең күрсәм дә,
Җаныем, бәгырем,
Үзең күргәндәй булам.
5. Сандугачлар ияләшкән
Су эчәргә миләштән.
Кайгыларым бетәр иде
Сине күреп сөйләшсәм.
Эх, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йөрәгем?
6. Кубэлэк голлэргэ кунса,
Голлэр тибрэнэ микэн?
Ул да мине сагынганда,
Кубэлэгем, тугэрэгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Жырлап жибэрэ микэн?
7. Тал бөресе, тал бөресе,
Тал бөресе талларда;
Сандугачым, әйтеп сайра,
Сөйгән ярым кайларда?
8. Бас, кызым, Эпипэ,
Син басмасан, мин басам.
Синен баскан эзлэренэ
Мин дэ китереп басам.
9. Без урамнан узабыз ла,
Тимер чана сыздырып.
Йокың килсә, йокла, җаный,
Уятырбыз сызгырып.
Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Зәңгәр яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?