Азат Абитов & Гөлсирин Абдуллина Син минем өчен минус

00:00 / 03:57
Loading
Скачать
0
400
Тональность
0.0
+
Темп, %
0.0
+
Тип: нейро-минус (нейромастер)
Свойства файла: 9 Мб 320 кбит/с
Загружено: Ильмир Бадрутдинов @ 22.04.22
Текст песни «Син минем өчен»
  
1.Язмышым микән, ялгышым микән, 
Яратуларым, яратуларым? 
Бергенәм диеп, иркәләп сөеп, 
Җан атуларым, җан атуларым? 

Кушымта: 2 тапкыр
Син минем өчен, мин синең өчен, 
Бердәнбер икән, бердәнбер икән. 
Син дә минем күк дөньяң онытып, 
Сөярсең микән, әйтче әйт иркәм? 

2.Бик азга гына күрми торсам да
Сагынып бетәм, сагынып бетәм. 
Үзең күрүгә, үзең күрүгә, 
Эрим дә китәм, эрим дә китәм. 

Кушымта:
Син минем өчен, мин синең өчен, 
Бердәнбер икән, бердәнбер икән. 
Син дә минем күк дөньяң онытып, 
Сөярсең микән, әйтче әйт иркәм? 

3.Утлардан алып, суларга сала
Синең карашың, синең карашың. 
Күкләрдән язган насыйп өлешем, 
Синдер җанашым, синдер җанашым. 

Кушымта: 2 тапкыр
Син минем өчен, мин синең өчен, 
Бердәнбер икән, бердәнбер икән. 
Син дә минем күк дөньяң онытып, 
Сөярсең микән, әйтче әйт иркәм? 

            2 тапкыр
Сөярсең микән, әйтче әйт иркәм?!
Текст добавлен: Ильмир Бадрутдинов