Эх, тугай, тугай
1.Килә болыт, килә болыт
Килә болыт тезелеп
Алдыгызга төшәр идем
Алма булып өзелеп.
Кушымта:
Эх, тугай, тугай, тугай
Тугайда сайрый тургай
Сайрый тургай hаман шулай
Безгә соклана бугай.
2. Сез дә килгәнсез икән
Без дә килгәнбез икән
Сез дә безнең кебек икән
Гаеп итмисез икән.
3. Сездә тула басалармы
Бездә тула басалар
Сездә ничек бездә шулай
Җырлап күңел ачалар.
4. Уйныйк әле, җырлыйк әле
Җырламый тормыйк әле
Чәчәк кебек гомерләрне
Бушка уздырмыйк әле.
5. Алай да бергә, бергә
Болай да бергә, бергә
Җазсын иде гомер буе
Тагы да шулай җөрергә.