Син онытма, мине, һич, онытма
Күңелеңнән алып ташлама
Мин бит синең янәшәңдә генә
Язмыш җилләренә ташлама.
Кышларымда мине онытма син
Кар бөртеге булып туңармын
Күбәләктәй очып йөрермен дә
Керфегеңә килеп кунармын.
Йөрәгеңнән алып ташлый күрмә
Көзләреңдә кайтып җитәрмен
Моңсу яңгыр булып елый-елый
Тәрәзәңә килеп чиртәрмен.
Син онытма, мин бит синең белән
Язлар булып керәм җаныңа
Беркайчан да мине онытма син
Мин бит, җаным, синең яныңда.