1.Ни генә булса да арада,
Син минем ин соңгы сөюем,
Син минем ин соңгы мәхаббәт,
Иң соңгы януым, көюем…
Син минем иң соңгы сөюем …
Җырлардан, моңнардан яралган…
Тик сине яратыр идем мин,
Тусам да бу җиргә яңадан!
2.Син минем иң соңгы сөюем,
Күкләрге аем да, йолдызым…
Син кирәк, җаныма, таңыма,
Калганда дөньяда ялгызым!
3.Син минем утларга салучым…
Шул уттан тартып та алучым…
Син минем, бары син сагыштан,
Ялгыштан йолып та калучым…