Чәчәкле язларда кавышып,
Кулга кул күпме юл үтелгән.
Ялгышып шул юлдан тайпылдым,
Бар микән минем күк үкенгән?
Кушымта: 2 тапкыр
Сүнмәгән мәхәббәт ялкыны,
Күңелдә гел өмет бар әле.
Без күкләр каршында әле дә,
Син минем, мин синең яр әле.
Гафулар сорасаң баш иеп,
Белмәдең диярмен кадерне.
Аңлатып әйтергә сүз тапмыйм,
Син миңа шул кадәр кадерле.
Кушымта: 2 тапкыр
Сүнмәгән мәхәббәт ялкыны,
Күңелдә гел өмет бар әле.
Без күкләр каршында әле дә,
Син минем, мин синең яр әле.
Арада күперләр сузарга,
Җитәдер бер назлы сүзең дә.
Тилмереп яшәмик, минсез бит,
Син сыңар канатлы үзең дә.
Кушымта: 2 тапкыр
Сүнмәгән мәхәббәт ялкыны,
Күңелдә гел өмет бар әле.
Без күкләр каршында әле дә,
Син минем, мин синең яр әле.
Без күкләр каршында әле дә,
Син минем, мин синең яр әле.
Син минем, мин синең яр әле!