1.Син язларда мине эзләдеңме,
Мин калганмын салкын кышларда.
Юллар эзләп йөреп адашканмын,
Язмышларда, карлы буранда.
Кушымта:
Эзләп йөрмә юкка, таба алмассың, -
Әкият сыман түгел бу тормыш.
Ялкыш кына бер кат адашкач та,
Язмыш бураннары бик кырыс.
2.Бергә булам дигән шул мизгелләр,
Тоташмыйча кала хушларда.
Хаталардан беркем хали түгел,
Абынмам дип әйтмә юлларда.
Кушымта:
Эзләп йөрмә юкка, таба алмассың, -
Әкият сыман түгел бу тормыш.
Ялкыш кына бер кат адашкач та,
Язмыш бураннары бик кырыс.
3.Басылса да язмыш бураннары,
Инде соңдыр сине эзләргә.
Йөрәктәге тирән яра белән,
Дулкыннарга каршы йөзәргә.
Кушымта:
Эзләп йөрмә юкка, таба алмассың, -
Әкият сыман түгел бу тормыш.
Ялкыш кына бер кат адашкач та,
Язмыш бураннары бик кырыс.