Көзге каршысына басам да,
Әнкәй, синең белән сөйләшәм.
Шул ук кузләр, шул ук җыерчыклар,
Еллар үткән, мин дә узгәргән.
Әнкәй, ә син хәтерлисең микән?
Хәтерлисең, күзләр яшьләнә.
Әйтеп аткан идем кызуланып,
Өйрәтмә син мине яшәргә!
Менә, әни, ул көн килеп җитте.
Миңа бүген нәкъ шул сүзләрне
Күзләремә карап улым эйтте,
Белсәң иде ничек түзгәнне.
Әнкәй, бәгърем, әгәр булдыралсаң,
Кичер мине тиле кызынны.
Аңлатсам да, сүзләр җитмәс, сизәм,
Кочаклыйм да, елыйм, улымны.
Әнкәй, менә бүген минем искә төште,
Ул чак миңа 15 яшь иде.
Җәйге төннең үткәнен дә сизми,
Иртә белән генә керелде.
Э син, әнкәй...
Э син, әнкәй, куз дә капмагансын,
Каршы алдын мине ишектән.
Елый-елый тиргәгәнен әле
Менэ хәзергә дә ишетәм.
Әнкәй, ул чак мин уз уземэ
Бик зур үскән кебек тоелдым.
Ничек инде син мине анламыйсың, әнкәй?
Мин бит инде хәзер зул булдым.
Әнкәй, бәгърем, әгәр булдыралсаң,
Кичер мине тиле кызынны.
Аңлатсам да, сүзләр җитмәс, сизәм,
Кочаклыйм да, елыйм, улымны.
Хәер, әнкәй, мондый хәтирәләр,
Яши-яши шактый жыелды.
Син кисәттен, кайнар күз яшьләрен
Рәнҗеш булып мина коелды.
Әнкәй, бәгърем, әгәр булдыралсаң,
Кичер мине тиле кызынны.
Аңлатсам да, сүзләр җитмәс, сизәм,
Кочаклыйм да, елыйм, улымны.