1.Сине көтеп, сине эзләп җирдә
Күпме юллар ялгыз үтелгән.
Юлыгылган күпме ялгышларга,
Күпме гөлләр юкка өзелгән.
Күпме язлар үткән сине көтеп
Сүрелдерми җанда өметне.
Очрашылган күпме караш белән,
Сиңа кадәр эзләп сөюне.
Кушымта:
Сине эзләп күпме гомер үткән
Аралар да булган якын бит.
Урау юллар урап килгән өчен....
Көттергәнем өчен-Гафу ит!!!
2.Мин эзләдем, белми кайсы юллар
Синең янга мине илтәсен.
Ялгызымны адаштырып язмыш
Белми җирдә күпме йөртәсен.
Җиргә туган һәрбер яңа көннән
Сине көттем, сине эзләдем.
Барлыгыңны тоеп, сине көттем
Хыял офыкларын күзләдем.
Кушымта:
Сине эзләп күпме гомер үткән
Аралар да булган якын бит.
Урау юллар урап килгән өчен....
Көттергәнем өчен-Гафу ит!!!
Сине көттем, сине күзләдем мин
Урау юллар килдем уратып.
Хисләремнең тезгеннәрен чишеп
Яшәр өчен җирдә яратып.
Хисләремнең тезгеннәрен чишеп,
Яшәр өчен җирдә яратып.
Яшәр өчен җирдә яратып!!!