1.Мәхәбәтле яшәр өчен
Бул син тик түзем генә.
Бер беребезнең кадрен белик
Яшәү бит мизгел генә.
Кушымта:2 тапкыр
Сабырлыклар, түземлекләр
Кешене бизи генә.
Яшик әле җырлый, җырлый
Гөмерләр мизгел генә.
2.Еллар йомгагы чорнала,
Чорнала сизелми дә.
Ник соң әле бу гомерләр,
Гөмерләр мизгел генә?!
Кушымта:2 тапкыр
Сабырлыклар, түземлекләр
Кешене бизи генә.
Яшик әле җырлый, җырлый
Гөмерләр мизгел генә.
3.Сагыш-кайгыларны һәркем
Белә бит үзе генә.
Мәхәббәтле үтсен гөмер,
Гөмерләр мизгел генә.
Кушымта:3 тапкыр
Сабырлыклар, түземлекләр
Кешене бизи генә.
Яшик әле җырлый, җырлый
Гөмерләр мизгел генә.
Яшик әле җырлый, җырлый
Гөмерләр мизгел генә!