1.Кадерлесе идем кадерлемнең
Бәхетемнән язмыш көнләште. Ялгызлыктан җаным өшегәндә
Җылы итеп мина әндәштең.
Мин җылыга шундый мохтаҗ идем
Арган иде йөрәк сагыштан.
Күкрәгеңә башым куйдым ялгыш
Мин генәме шулай ялгышкан?!
2.Кадер өмет итеп ят ярлардан
Аңлауларын теләп җанымны.
Карашларың шундый җылы иде
Эндәшүең шундый ягымлы.
Мин җылыга шундый мохтаҗ идем
Арган иде йөрәк сагыштан
Күкрәгеңә башым куйдым ялгыш
Мин генәме шулай ялгышкан?!
3.Син бүген дә назлы эндәшәсең
Тиеш төсле күнел эрергә.
Мин сузләрдән арган... сузсез генә
Кирәк кадеремне белергә.
Мин җылыга шундый мохтаҗ идем
Арган иде йөрәк сагыштан
Күкрәгеңә башым куйдым ялгыш
Мин генәме шулай ялгышкан?!
Күкрәгеңә башым куйдым ялгыш
Мин генәме шулай ялгышкан?!
Мин генәме шулай ялгышкан?!