Бергенәм син дия... дия
Онытылып иркәләдең...
Бәхет икән синле кичләр
Оҗмах төсле иртәләрем.
Ялгыз сукмакларны кушып,
Уртак юлга бергә чыктык.
Безнең белән гел янәшә
Ап-ак бәхет, ап-ак шатлык.
Карый алмыйм күзләреңә
Табынмыйча, табынмыйча.
Дулкын дулкын чәчләреңә
Кагылмыйча, кагылмыйча.
Көчкә түзәм иңнәреңә
Сарыйлмыйча, сарылмыйча.
Яши алмыйм бер минут та
Сагынмыйча, сагынмыйча.
Дулкын сымын уйный хисләр,
Ташып күңел ярларыннан.
Мизгелгә дә җибәрәсем
Килми сине яннарымнан.
Күрешүләр, кавышулар
Вакытлыча булып калмас.
Безнең сөю ширбәтенең
Беркем тәмен тоя алмас.
Карый алмыйм күзләреңә
Табынмыйча, табынмыйча.
Дулкын дулкын чәчләреңә
Кагылмыйча, кагылмыйча.
Көчкә түзәм иңнәреңә
Сарыйлмыйча, сарылмыйча.
Яши алмыйм бер минут та
Сагынмыйча, сагынмыйча.