Узган яшьлек сыман,
Ярсу хисләр ерак,
Агалар да, еллар, агалар.
Еллар сәйләнендә,
Гөлләр бәйләмендә,
Шиңми торган яшьлек җыры бар.
Кушымта:
Үткәннәрдә калган,
Сүнмәс өчен янган,
Хыял утларына табынам.
2 тапкыр
Зәңгәр күлмәк кигән,
Зәңгәр гөлләр сөйгән,
Зәңгәр күзле кызны сагынам.
Тойгыларым аша,
Җылы хисләр таша.
Әйтелмәгән, әйтер сүзем бар.
Олы мәхәббәтем,
Сафлык белән бөтен,
Җырларымда яши тәүге яр.
Кушымта:(2 тапкыр)
Үткәннәрдә калган,
Сүнмәс өчен янган,
Хыял утларына табынам.
2 тапкыр
Зәңгәр күлмәк кигән,
Зәңгәр гөлләр сөйгән,
Зәңгәр күзле кызны сагынам.