Хания Фәрхи & Даниф Шарафутдинов Ышан бары йөрәк авазыңа минус

00:00 / 06:18
Loading
Скачать
0
1145
Тональность
0.0
+
Темп, %
0.0
+
Тип: нейро-минус (нейромастер)
Свойства файла: 14,4 Мб 320 кбит/с
Загружено: Ильмир Бадрутдинов @ 13.03.21
Текст песни «Ышан бары йөрәк авазыңа»
  
1 Күңелеңне кинәт моң-зар басса,
Чит-ятларга сөйләп бушанма,
Ышан бары керсез мәхәбәткә,
Бер минутлык хискә ышанма. 

Кушымта:(2 тапкыр) 
Көзләр җитсә,гыйшык алмагачым
Биш гашыйкка бирер биш алма. 
Ышан бары йөрәк авазыңа
Буш сүзләргә зинһар ышанма!

2 Бер ялгыштым,-диеп каушап калма, 
Адашма син гомер бакчаңда. 
Ышан бары үзең сөйгән ярга, 
Кеше сөйгән ярга ышанма. 

Кушымта:
Көзләр җитсә,гыйшык алмагачым
Биш гашыйкка бирер биш алма. 
Ышан бары йөрәк авазыңа
Буш сүзләргә зинһар ышанма!

3 Ачма иркәм,ачма тәрәзәңне
Кар буранлы салкын кыш анда. 
Ышан бары ихлас күңелләргә
Ихлас түгелләргә ышанма.

Кушымта:(2 тапкыр) 
Көзләр җитсә,гыйшык алмагачым
Биш гашыйкка бирер биш алма. 
Ышан бары йөрәк авазыңа
Буш сүзләргә зинһар ышанма!

Ышан бары йөрәк авазыңа
Буш сүзләргә зинһар ышанма! 
Буш сүзләргә зинһар ышанма! 
Буш сүзләргә зинһар ышанма!
Текст добавлен: Ильмир Бадрутдинов